Лениногорскида 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе яңа бинага күчте

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Шәһәребезнең 3нче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә грек-рим көрәше белән шөгыльләнүче малай-егетләр өчен бүген шатлыклы вакыйга булды: әлеге бүлекчә яңа бинага күчте.Бина Тукай урамында, 2нче йортта (элеккеге Нефть музее иде) урнашкан. Шатлыклы мизгелләрне уртаклашырга Татарстан грек-рим көрәше Федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Алар спортчыларны өй туе белән тәбрикләп, киләчәктә дә уңышлар теләделәр. Әгъзам Гобәйдуллин Федерация исеменнән район башлыгы Рәгать Хөсәеновка һәм мәктәп директоры Азат Сафиуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

3нче спорт мәктәбе югары уңышка ирешкән тәрбияләнүчеләре белән горурлана ала. Шундыйлардан Константин Пикалев, Руслан Лущиков. Биредә югары квалификацияле тренерлар эшли.

Тантаналы өлеш тәмамлангач, барысы да эчкә үтеп, бина белән танышты. Шөгыльләнер өчен дүрт зал бар, шулай ук тренажерлар куелган. Спортчы малай-егетләр күрсәтмә чыгышлар ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International