Шушы көннәрдә сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Лидия Ивановна Лысова үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Тумышы белән юбиляр Әлмәт районыннан. Безнең шәһәргә 1954 елны килеп урнаша. Гомерен балалар укытуга багышлый. 4нче, 5нче мәктәпләрдә укыта, пенсиягә китәр алдыннан Балалар йортында эшли. Укучылары Лидия Ивановнаны онытмыйлар, әле дә килеп, хәл белеп торалар.
- Озын гомерле булуның сере - тормышны һәм кешеләрне сөюдә, - ди юбиляр.
Лидия Ивановнаны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары җыелган, Балалар йорты директоры Раушан Мортазина, 9нчы ТОС рәисе урынбасары Мария Ермолаева килгән иде.
Шәһәр администрациясе исеменнәнюбилярны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.