25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан шәһәр Мәдәният сараенда алар һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте.Бәйрәмнең эчтәлеге 1917 елгы октябрь революциясенең 100 еллыгына нигезләнгән иде. Мәдәният хезмәткәрләренең киемнәре дә, сөйләү-чыгышлары да шул чорга алып кайтты. Бик күп хезмәткәрләр Рәхмәт хатына, Мактау грамотасына лаек булды.Мәдәният хезмәткәрләре чыгышы да эчтәлекле, кызыклы итеп оештырылган иде.