Район башлыгы наркотикларга каршы комиссия утырышы үткәрде

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Утырыш район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә үтте. Наркотиклар әйләнеше белән бәйле хәл турында эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин чыгыш ясады. Профилактика мәсьәләләре буенча үзәк хастаханә баш табибы урынбасары чыгыш ясады. Чыгыш ясаучыларның икесе дә шәһәрдәге кайбер уку йортларында профилактиканың тиешенчә үткәрелмәвенә борчылуларын белдерде. Утырышта политехник колледж директоры Рафаэль Кашаповны тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International