Күптән түгел берничә мәктәп укучылары 66нчы янгын сүндерү частенда экскурсиядә булды.
Аларга янгын сүндерү машинасын күрсәттеләр, шырпы сызып һәм ут белән уйнауның куркыныч булуын тагын бер кат аңлаттылар. Экскурсиядә 6нчы, 7нче мәктәп, 11нче гимназия, районнан Иске Иштирәк, Иске Писмән мәктәбе укучылары катнашты, дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге бүлеге.