24 март- Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

2017 елның 24 марты, җомга

Ел саен март аенда туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Чөнки нәкъ 1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән булган.Туберкулез авыруына каршы профилактикалау бала тудыру йортыннан башланганны һәр ана белә, чөнки бала тугач ук сабыйларга БЦЖ-М вакцинасы ясала. Аннан соң аны 7 һәм 14 яшьләрендә ясыйлар. Ясалма рәвештә булдырылган иммунитет - ягъни авыруга каршы торучанлык, туберкулезны җиңәргә, аның белән көрәшүче чара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International