Узган атнада Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе узды. Анда уналты предприятиенең кадрлар службасы әгъзалары катнашты. Эш эзләп килүчеләргә 500дән артык хезмәт урыны тәкъдим ителде. Предприятиеләргә медицина хезмәткәре, хисапчы, балта остасы, буяучы, тәрбияче, пешекче, урам себерүче һәм башка эшче куллар сорала. Нәтиҗәдә, эш урыны эзләп килүче 207 кешенең 47 сенә юллама тапшырылды.