Мэриядә автотранспортны газ ягулыгына күчерү буенча киңәшмә үтте

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Анда район һәм шәһәрнең барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләре чакырылган иде. Көн тәртибенә -Транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү программасын тормышка ашыру соравы куелды. Бу турыда “Газпром газомоторное топливо” җәмгыяте филиалы бүлек начальнигы Артур Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Ул газ ягулыгының уңай яклары турында сөйләде: төп үзенчәлеге экономияле һәм экологик яктан чиста. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов экология елында мондый күчешнең аеруча актуаль булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International