Лениногорскида Шигърият көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

22 март көнне шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре урман паркында һәм "Хәрби дан" паркында "Шигърият - күңелләргә шифа" исемле әдәбият сәгате үткәрделәр.

Урман паркын китапханәчеләр шәһәрдәшләребез белән бергәләп якташ шагыйрьләребез һәм рус классикларының шигырьләрен укыдылар."Хәрби дан" паркында чарага шагыйрь Марат Мавлин, "Дежавю" әдәби клубына йөрүчеләр кушылды. Биредә лениногорскилылар өчен Вадим Шефнер, Ольга Берггольц, Вероника Тушнова, Роберт Рождественский кебек танылган шагыйрьләрнең әсәрләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International