Үзәк китапханәдә әлеге атналык дәвам итә. 15 мартта шәһәрнең яшь шагыйрьләре белән очрашу булды. Анда нефть техникумы студентлары һәм танылган шагыйрьләр: Николай Карасев, Николай Казаков, Марат Мавлин, Юрий Бормотов, Ольга Федорова, Нина Закирҗанова катнашты. Алар шигырь укыды, фикер алышты. 16 мартта «СтихиЯ» әдәби иҗат фестивале үтте. Анда студентлар, укучылар катнашты. Чара бүләкләү белән төгәлләнде.