15 март көнне 18 сәгать 37 минутта "01" телефонына янгын чыгу турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, Фәррахов урамындагы шәхси мунча башыннан куе төтен чыга торган була. Янгын мәйданы 10 кв.метр тәшкил иткән. Сәбәбе: мичләрне төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.