14 марта Никахлашу сараеның кече залында “Лекториум” проекты кысаларында, «Молодая Гвардия», шулай ук яшьләр парламенты һәм Балаларның район думасы активистлары белән очрашу булды.
Ул «Молодая Гвардия» җирле оешмасы тәкъдиме белән оештырылды. Лектор – Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова. Очрашу барышында ул социаль проект белән таныштырды, аның нәрсә аңлатуын, проект төзүнең алгоритмнары турында сөйләд.