Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Әтиләребез җырлары»акциясендә катнашты

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Лениногорск муниципаль районының «Исток - Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Әтиләр союзы»бөтенроссия иҗтимагый оешмасы үткәргән акциядә катнаштылар. Белгечләр сугыш елларының иң яраткан җырларының берсен башкардылар.

 Акциянең максаты-гаилә традицияләрен һәм Ватаныбызның героик үткәне турындагы хәтерне саклау. Шулай ук бу акция — тарихка хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә тәрбия эшенең мөһим элементы да.

Белгечләр инициативасы тарихи хәтерне саклауда гаиләнең һәм дәвамчанлыкның ролен ассызыклый, илнең тарихы һәр аерым гаилә тарихыннан башлануын искәртә. Сугыш еллары җырлары уникаль берләштерүче көчкә ия. Мондый әсәрләрне күмәк башкару хезмәткәрләр арасында да, алар ярдәм иткән кешеләр арасында да уртаклык һәм патриотизм хисен ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International