Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен шәһәр һәм район хезмәтләре, предприятие һәм оешмалар, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән үткәрде.
Гадәттәгечә, планерка хокук саклау органнары чыгышыннан башланды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Роберт Сираҗетдинов район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан бер атна эчендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Шулай ук чираттагы мәртәбә мошенниклар һәм телефон җинаятьчеләрен тотмаска чакырды. Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булсагыз-тиз арада полициягә 02 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.
Алга таба барлык предприятие һәм оешма, шәһәр хезмәте җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
Эшлекле дүшәмбе ахырында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчеләр алдына кайбер бурычлар куйды.