Республика территориясендә һава шартларының начараюы турында

2022 елның 11 ноябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ һава шартларының сизелерлек начарлануы турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 12-15 ноябрендә:

Россиянең Европа территориясенә актив Төньяк Атлантика циклоны керү сәбәпле, Татарстан Республикасында 2022 елның 12-15 ноябрендә һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә.

12 ноябрь, шимбә көнне, һәм 13 ноябрь, якшәмбе көнне, яңгыр ява, якшәмбе көнне дә көчле яңгыр явачак, көчле иҗл көттелә.

Киләсе атна башында Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак, аннары республика Уралга китеп баручы циклонның тыл өлешенә эләгәчәк һәм җил көнбатыштан төньякка таба юнәлешне үзгәртәчәк. Көчле төньяк җил Арктика һава массаларына юл ачачак. һеава торышы кискен үзгәрәчәк.

14 ноябрь, дүшәмбе көнендә яңгыр явачак, ул карга күчәчәк. Көндез шулай ук кыска вакытлы бураннар фаразлана.  Юлларда бозлавык һәм кар боткасы барлыкка килер дип көтелә.

15 ноябрь, сишәмбе көнне, кар ява һәм -2 -7 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.

Һава торышының үзгәрүе атмосфера басымының кискен үзгәрүләре белән бергә барачак: шимбә һәм якшәмбе көнне аның сизелерлек кимүе көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International