Лениногорскида «Татарстан Республикасы беренчелеге»теннис турниры узды

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

31 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Лениногорск шәһәрендә, «Татнефть» ГАҖ һәм «Лениногорск Теннис федерациясе» фонды ярдәме белән, «Теннис Холл» спорт корылмасы кортларында 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында «Татарстан Республикасы беренчелеге» теннис турниры узды. Ярышта Россиянең төрле шәһәрләреннән-Еатеринбург, Тольятти, Пермь, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән 40тан артык спортчы катнашты.

Атна дәвамында үз яшь категориясендә иң көчлеләр булган яшь теннисчылар  көч сынаштылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International