Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде.
Акциянең максаты: юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, үлем-китем очракларын киметү, юлларда хокук бозуларга каршы көрәш проблемаларына җәлеп итү, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашу.
14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге буенча Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узачак. Чара кысаларында профилактик акцияләр, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юл хәрәкәтендә катнашучылар, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары, белем бирү оешмаларында ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары узачак.
18 ноябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә " Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне»узачак