Мобилизациягә эләккән лениногорскилы сөйгәненә тәкъдим ясаган

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Лениногорскидан 8 гаилә, мобилизациягә эләккән һәм Казан танк училищесына (Казан-Экспо) җибәрелгән якыннарын күреп кайтырга насыйп булды. Автобусны "Лениногорск РемСервис" җәмгыяте биргән.  

Алар якыннарына җылы киемнәр, тәм-томнар, мәктәп укучыларыннан Җиңү теләп язган хатлар һәм башкаларны алып барган. Мобилизацияләнүчеләрнең шимбә-якшәмбе көннәрендә туганнары белән күрешергә мөмкинлек бар. 

Мобилизацияләнгәннәр үзләренең Казан-Экспода ничек көннәре үтә, нишлиләр, нәрсәгә өйрәнүләре, нәрсә ашаулары, ничек йоклаулары һәм башкалар турында сөйләгән. 

Лениногорскидан Дима исемле егетебез, мөмкинлектән файдаланып, сөйгәне Ленага тәкъдим дә ясаган һәм аның әтисеннән кулын сораган. Бу атнада алар Казанның ЗАГСында мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерәчәк. Дима, хәрби операциядән кайту белән туй да үткәрәчәкләр.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International