Эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

2022 елның 16 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлеге үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатыннан Лениногорск шәһәрендә Эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясен (Covid-19) таратуны кисәтү максатларында эшмәкәрләрне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә кабул итү  (885595)5-36-64 телефоны буенча алдан язылу буенча башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International