Лениногорскидан 8 гаилә, мобилизациягә эләккән һәм Казан танк училищесына (Казан-Экспо) җибәрелгән якыннарын күреп кайтырга насыйп булды. Автобусны "Лениногорск РемСервис" җәмгыяте биргән.
Алар якыннарына җылы киемнәр, тәм-томнар, мәктәп укучыларыннан Җиңү теләп язган хатлар һәм башкаларны алып барган. Мобилизацияләнүчеләрнең шимбә-якшәмбе көннәрендә туганнары белән күрешергә мөмкинлек бар.
Мобилизацияләнгәннәр үзләренең Казан-Экспода ничек көннәре үтә, нишлиләр, нәрсәгә өйрәнүләре, нәрсә ашаулары, ничек йоклаулары һәм башкалар турында сөйләгән.