Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм район хезмәтләренең предприятие, оешма, территориаль бүлекчәлә җитәкчеләре белән үткәргән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Эшлекле дүшәмбе» эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдиновның район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан бер атна эчендә башкарылган эшләр турындагы доклады белән башланып китте.
Предприятие һәм оешма, шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
Әйтик, «Лениногорск ъзщк район хастаханәсе» баш табибы Рим Әмиров коронавирус инфекциясе белән авыручы лениногорскилыларга, бигрәк тә тирәнтен диспансеризация узу кирәклеген тагын бер кат искәртте.
Эшлекле дүшәмбе ахырында район БРашлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчеләр алдына бурычлар куйды:
1. Халык арасында торак урыннарында янгыннарны кисәтү буенча профилактик эшне активлаштырырга, кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы буенча чараларны көчәйтергә;
2. Тротуарларда һәм шәһәр юлларында бозлавыкка каршы эшне дәвам итәргә
3. Лениногорск районы халкын диспансерлаштыру буенча эшне көчәйтергә;
4. Шәһәр һәм районның Яңа ел бизәлеше буенча әзерлек эшләрен башларга;
5. Лениногорск районында хәрби хезмәткә чакырылучыларны көзге чакырылышка башланды. Искәртеп узабыз, көзге чакырылыш өлешчә мобилизациягә бәйле рәвештә гадәттәгедән бер айга соңрак башланып китте.