2022 елның 9 һәм 10 ноябрендә Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә ТР, Лениногорск ш., Менделеев ур., 37 йорт адресы буенча (санэпидстанция бинасы) кулланучылар өчен Ачык ишекләр көне үткәреләчәк.
Сез Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге белгеченнән товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча бушлай консультация ала аласыз.
Чараны үткәрү вакыты 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр. Алдан язылу өчен телефон (85595) 5-36-64 мәҗбүри.
Шулай ук 2022 елның 08 ноябреннән 11 ноябренә кадәр, шул исәптән 09-00 дән 16-30 га кадәр 5-36-64 номеры буенча, товарлар һәм хезмәтләр күрсәткәндә аларның хокукларын яклау мәсьәләсе буенча кулланучыларның шалтыратуларын һәм консультацияләрен кабул итү буенча «кайнар линия» оештырылачак.