Мәдәният сараенда ТР Конституциясе көненә багышланган тантаналы концерт булды

2022 елның 6 ноябре, якшәмбе

Бүген Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган хәйрия концерты булды.

Бүген Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә -30 ел Бу бәйрәм безнең өчен милли үзбилгеләнү, прогрессив иҗтимагый көчләрне берләштерү, Татарстан җирендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту символы булып тора. Без туган ягыбыз, аның бай тарихы белән горурланабыз, үз халкыбызның күп гасырлык кыйммәтләрен, ата-бабаларыбыз традицияләрен хөрмәт итәбез, күренекле якташларыбызга ихтирам белдерәбез.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Ул барлык катнашучыларга да сәламәтлек, тынычлык һәм татулык теләде. Соңыннан «Виват Шурави» иҗат төркеме коллективына - халыкара патриотик фестивальләр лауреаты, Әфганстан ветераннар һәм инвалидлар берлеге сәнгать җитәкчесе Рамил Дәүләтшинга Лениногорск районы Советының Рәхмәт хатын тапшырды.

Шулай ук «Боевое братство» хәрәкәте лидеры, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераны Леонид Прошин да барлык катнашучыларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Чарада мактаулы кунаклар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар Денис Зубов, Руслан Юнысов, Андрей Иванов бар иде. Зал геройларны алкышлады!

Лениногорскилылар алдында Мәдәният сараеның иҗат коллективлары, шулай ук чакырылган кунаклар -«Виват Шурави»ансамбле чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International