Лениногорск районы делегациясе «Сообщество» форумында катнаша

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Бүген 13 кешедән торган Лениногорск муниципаль районы делегациясе Россия Иҗтимагый палатасының «Сообщество»форумында катнаша. Делегацияне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк җитәкли, шулай ук делегация составында Лениногорск районы Иҗтимагый советы рәисе, Иҗтимагый совет әгъзалары, Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТОС рәисләре урынбасарлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнаша.

"Сообщество"форумы-социаль проблемалар турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, гражданлык активистларының чиновниклар һәм бизнесменнар белән аралашуы өчен ачык мәйданчык. Катнашучыларны «Татарстан Республикасының уңышлы социаль проектлары» күргәзмә экспозициясе, секцияле дискуссияләр һәм проект сессияләре, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, семинарлар,  тренинглар һәм эшлекле киңәшмәләр көтә.

Фикер алышуның төп темасы - Россия халыклары мәдәниятләренең күптөрлелеге һәм бердәмлеге. Фикер алышу барышында катнашучылар агымдагы шартларда милләтара элемтәләрне саклау юлларын тәкъдим итәчәкләр.

РФ Иҗтимагый палатасы «Сообщество» форумын 2015 елдан башлап үткәрә. Аның максаты-төбәк һәм федераль гражданлык активлыгының иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау, фикердәшләрне берләштерү, төбәкләрдә гражданлык җәмгыяте үсешенә импульс бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International