Лениногорск шәһәре прокуроры урынбасары Игорь Крюков суд приставлары хезмәте белгече катнашында гражданнарны борчыган мәсьәләләр буенча кабул итте.
Кабул итү 24 августта «ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20 нче йорт адресы буенча узды.
Мөрәҗәгать итүчеләр прокурор урынбасарына теге яки бу ведомство вәкилләренең гамәлләре/гамәл кылмаулары буенча сораулар бирә алдылар.