8 августтан 23 августка кадәр шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләрехалык яраткан һәм шәһәребезнең визит карточкасына әверелгән ишегалды бәйрәмнәрен оештырдылар һәм үткәрделәр. Бәйрәм кысаларында лениногорскилылар шәһәр җитәкчелеге, коммуналь хезмәтләр белән очраша, микрорайонны үстерү буенча тәкъдимнәр кертә. Шәхси секторда юлларны асфальтлау, шулай ук үләнне вакытында чабу буенча тәкъдимнәр яңгырады.
"Эрзянка", "Россиянка", "Сүнмәс ялкын", Пируэт, Астра ансамбльләре чыгыш ясады, җырчылар Рамил Габитов, Владимир Скрипаль, Илдус Камалов һ.б. үзләренең концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. «Логос» балаларга психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре балалар өчен хәрәкәтчән һәм танып-белүче уеннар оештырдылар. Ә участок уполномоченныйлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белгечләре халыкка куркынычсызлыкны тәэмин итү турында мәгълүмат бирделәр.
Актив халык үз микрорайоннарын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Халык, үз чиратында, ялларын матур итеп үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде.