Ел саен уздырыла торган «Ел хәйриячесе» исеменә конкурс 2007 елдан бирле хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы эшчәнлеге кысаларында үткәрелә.
Аның максаты-хәйрия эшчәнлеген тарату һәм үстерү, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләренең матди базасын үстерү һәм ныгыту, хәйрия эшчәнлеген гамәлгә ашыру формаларын үстерү һәм камилләштерү.
Анда, оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, ел дәвамында республика халкына һәм оешмаларына хәйрия ярдәме күрсәтүче теләсә кайсы юридик яки физик зат катнаша ала.
«Ел хәйриячесе 2021» конкурсы нәтиҗәләре буенча «Коммерциячел булмаган оешмалар» номинациясендә ««Верный друг ЛЕНИНОГОРСК» иҗтимагый волонтерлык хәрәкәте җиңүче булды.
Шулай ук «Эре һәм урта предприятиеләр» номинациясендә «Охтин-Ойл» ЯАҖ предприятиесе, ә «Физик зат» номинациясендә Юлия Сергеевна Низамова «Ел хәйриячесе-2020» исемен алды.
«Ел хәйриячесе 2019» конкурсында "Шәхси эшмәкәрләр" номинациясендә-шәхси эшмәкәр Фәрхетдинова Резидә Мингәрәй кызы, «Физик зат» номинациясендә Рәсим Мулла улы Гәрәев һәм Тәслимә Һадый кызы Рафикова җиңүче булды.
«Ел хәйриячесе» мактаулы исеменә лаек булган җиңүчеләрне котлыйбыз. Игелекле булуыгыз һәм шәфкатьлелегегез өчен рәхмәт сезгә!