Лениногорск районының алдынгы комбайнчыларына премияләр тапшыру дәвам итә. Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән алдынгы игенчеләрне бүләкләү матур традициягә әверелде.
Урып-җыю эшләрендә комбайнчыларның чираттагы атналык ярышына йомгак ясалды. Урып-җыю эшләре тулы куәтенә барган хуҗалыкларда район Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шамарданов алдынгыларны җиңүче вымпеллары һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр.
Икенче атна нәтиҗәләре:
Аз җитештерүчәнлекле комбайннар арасында - ИП И.Н.Кузнецовта «Вектор-410» комбайнында эшләүче Ильясов Чулпан Бастам улы җиңүче булды.
Уртача җитештерүчәнлек комбайннары арасында җиңүче - «Джон-Дир W540» комбайнында эшләүче, Хәйретдинов Н.Л. крестьян-фермер хуҗалыгыннан, Сафиуллин Рафис Рәшит улы.
Уртача җитештерүчәнлекле комбайнда эшләүчеләр арасында җиңүче - «Акрос-595» комбайнында 651 тонна суктырган Рәхимов Марс Харас улы.
Югары җитештерүчәнлекле комбайннар арасында җиңүче - «Август-Лениногорск» ҖЧҖеннән Максим Николаевич Шанцев, ул «Торум-750» комбайнында 874 тонна суктырган.