РФ Дәүләт флагы көненә багышланган «Без бергә - без россиялеләр» бәйрәм программасы шәһәр халкын һәм кунакларын «Балерина» фонтаны янында җыйды.
Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, лениногорскилыларга сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм барлык игелекле башлангычларда уңышлар теләде.
Сәхнәдә Мәдәният сарае үзешчәннәре, шулай ук балалар иҗат йортының «Аккорд» клубы артистлары чыгыш ясады. Акцияләр, флешмоб оештырылды.
Фото авторы - -Равил Сәгыйтдинов