«Август - Лениногорск» агрофирмасының сигез басуында көзге бодайны урып-җыю йомгаклары буенча уңышлылык 60 ц/га кадәр җитте, әлеге кырларны чәчкәндә үзләрендә әзерләнгән «Скипетр» сортлы орлыклар кулланылган.
Иске Шөгер авылы янындагы кыр рекорд куйды, анда 88,5 центнер бодай җыеп алынды. Бу Лениногорск районы тарихында иң югары күрсәткечләрнең берсе.
- Яәшәдә генә Шушма елгасы, кыр тигезлектә урнашкан, уңдырышлы катламы юылмый. Басу периметры буенча агачлар утырту нәтиҗәсендә кыш буена яуган кар җыела, ул өстәмә дым белән тәэмин итә, - дип сөйләде «Август-Лениногорск» ның баш агрономы Илнур Садыков.