Бүген мэриянең утырышлар залында предприятие һәм оешма җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар, структур бүлекчәләр вәкилләре белән атналык «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды.
Киңәшмә котлаулардан башланды. Бүген үзенең юбилеен Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лениногорск бүлеге начальнигы Алсу Сафина һәм Финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин билгеләп үтә. Район башлыгы һәм киңәшмәдә утыручылар котлауларын җибәрделәр.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хезмәтләргә су объектларында куркынычсызлык һәм янгын куркынычсызлыгы буенча мәгълүмати-аңлату әңгәмәләре үткәрергә, мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыруны дәвам итәргә күрсәтмә бирде.
«Лениногорск үзәк район хастаханәсе» баш табибы Рим Әмиров диспансерлаштыруны, шул исәптән тирәнәйтелгәнен, узарга кирәклеген искә төшерде. Шулай ук ревакцинация үтәргә кирәклеген әйтте, прививкалар ясау кабинетлары элекке режимда эшли, дип ассызыклады.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Мәгариф идарәсе башлыгы Вагыйз Санатуллинга, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, керү фильтрын оештырырга кушты. Шулай ук 26 августта Мәдәният сараенда узачак август конференциясен дә лаеклы дәрәҗәдә үткәрергә кирәк, дип белдерде.
«БлагСтройДорХоз» АҖ директоры Мәүлет Сабиров узган атнада башкарылган эшләр турында сөйләде, оешма көче белән территорияләрдә, паркларда һәм скверларда чүп-чар җыештырылган, үлән чабылган. Әлеге эшләр бу атнада да дәвам итә.