Балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтү максатыннан, 2022 елның 22 августыннан 11 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында " Игътибар-балалар!» профилактик акциясе узачак.
2022 елның 7 ае эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 245 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 7 бала һәлак булган һәм 258е яраланган. Лениногорск районында 3 шундый юл һәлакәте булган.
Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрь айларында арта, яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлда куркынычсызлык белән бәйле күнекмәләрне оныталар һәм аларга өстәмә адаптация таләп ителә. Мәсәлән, 2021 елның августыннан сентябрь аена кадәр 73 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 82 бала зыян күргән.
"Игътибар-балалар!» чарасы кысаларында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы белән берлектә, балалар катнашында аварияләрне кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар уздырачак.
«Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Балаларга куркыныч тудырырлык урыннарда, шул исәптән юл янында да, караучысыз калмауларын кайгыртырга кирәк. Җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында 7 яшькә кадәр балаларны йөртү баланың авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен тотып торучы җайланмалар кулланып башкарылырга тиеш» - дип аңлатты Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Хаҗиев Айдар Вагыйз улы.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.