Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновның Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлавы

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар!

Сезне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм!

Россия флагы герб һәм гимн белән беррәттә, дәүләтебезнең нигезе, аның төп символы булып тора. Ул Ватаныбызның данлы тарихы: бабаларыбыз  батырлыгы, ватандашларыбыз казанышлары, Россияне саклаучылар һәм үстерүчеләрнең тырыш хезмәте белән тыгыз бәйләнгән.

Флаг Россия шәһәрләре өстеннән җилфердәп, Ватанга һәм бурычка тугрылык, көч һәм батырлык, намус, тарихи традицияләрнең какшамаслыгы символы булып тора.

Бу истәлекле көндә сезгә, кадерле лениногорскилылар, ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим!

Россия флагы көне белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International