Татарстан Республикасы җитәкчелеге электрон сәүдә үсешенә зур игътибар бирә.
Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен 2021 елда "Электрон сәүдә үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешма- «Маркетплейс.Легко» (алга таба – электрон сәүдә үзәге) халыкара күргәзмәсе ачылды, аның хезмәткәрләре электрон сәүдә мәйданчыклары белән эшләү буенча укыту форумнары-марафоннары үткәрә.
Агымдагы елның 22 августында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында «Ozon» маркет-плейсында эшләргә өйрәтү буенча чираттагы марафон старт ала.
Марафон кысаларында катнашучылар шәхси кабинетны теркәргә, товарның карточкаларын булдырырга, иң кулай логистика схемасын сайларга өйрәнәчәкләр. Укыту модульләрен узу һәм биремнәрне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча форум-марафонда катнашучылар электрон сертификатлар алачак.
Марафонга теркәлү МСП.РФ. порталында ачык.
http://Инструкция по подаче заявок на марафон Ozon>>