Лениногорск «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр»Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

2022 елның 19 августы, җомга

Бүләкләү тантанасы Тамбовта узды, анда Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова катнашты.

Татарстанның алты шәһәре 510 млн сумлык федераль грант отты. Лениногорск, Болгар, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга һәм Лаеш җиңүче булдылар.

Лениногорск шәһәре Менделеев урамы буенча урнашкан югары буалар каскадын реконструкцияләү проекты белән җиңү яулады.

Грант акчасына эшләр 2023-24 елларда башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International