"Логос" үзәге белгечләре һәм волонтерлары шәһәр көненә багышланган чаралар уздырды

2022 елның 19 августы, җомга

18 августта М. Горький исемендәге паркта Шәһәр көненә багышланган  бәйрәм чаралары узды. Бу көнне "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге» белгечләре Мортазина Д.Р. һәм Седова И. М. яшьләр арасында «Лениногорск тарихы битләре» дигән темага викторина үткәрделәр. Балалар сорауларга актив җавап бирделәр.

Аннары белгечләр һәм волонтерлар шәһәр тарихы, истәлекле урыннар, Лениногорск турында шигырьләр һәм изге теләкләр язылган буклетлар тараттылар.

Акция барышында 200дән артык буклет таратылды. Лениногорск халкы зур кызыксыну белән буклетлар белән таныштылар, волонтерлар белән фотога төштеләр.

Шулай ук  шәһәр темасына асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп асфальтта рәсем ясадылар, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Рәсемнәрдә балалар туган якларына булган мәхәббәтне чагылдырдылар, Лениногорскны, үз гаиләсен бик теләп рәсемгә төшерделәр. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Соңыннан балалар белән уеннар һәм дәресләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International