Президент Мәдәни инициативалар фондының дүртенче махсус конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2022 елның 19 августы, җомга

19 августта Президент Мәдәни инициативалар фондының дүртенче махсус грант конкурсына гаризалар кабул итү башлана, аны үткәрүгә өстәмә рәвештә 1 млрд.сум бүлеп бирелгән.

Конкурска тәкъдим ителә торган проектлар — бөтен ил буенча, шулай ук Донбасста һәм азат ителгән территорияләрдә гамәлгә ашырылачак белем бирү, мәдәни һәм агарту проектларын үз эченә ала.

Гаризалар 2022 елның 19 августыннан 12 сентябренә кадәр кабул ителә, иҗади проектларны  РФ мәдәният инициативалары фонды сайтының мәгълүмати системасы аша бирергә мөмкин. Проектларны тормышка ашыру вакыты-2022 елның 19 августыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр.

Ярдәмгә коммерциячел булмаган оешмалар, шул исәптән муниципаль оешмалар (дәүләт учреждениеләре, дәүләт корпорацияләре, дәүләт компанияләре, сәяси партияләр, муниципаль казна учреждениеләреннән тыш), коммерция оешмалары, шәхси эшмәкәрләр дә дәгъва итә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International