Проектның агымдагы елның 20 сентябрендә 40 потенциаль тыңлаучы өчен старт алу планлаштырыла. Проект тулысынча банк тарафыннан финанслана. 2 ай дәвамында (теориянең 150 сәгате һәм практиканың 100 сәгате) укытуны «терлекчелек» һәм «кошчылык»белгечлекләре буенча уздыру планлаштырыла.
Чакырылган экспертлар, тематикага карап, тыңлаучылар белән Казан дәүләт аграр университеты базасында теоретик белемнәре белән уртаклашачак, республиканың алдынгы фермер һәм эре хуҗалыкларында практика узачак. Тыңлаучылар фермер хуҗалыгы эшчәнлегенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен, газ-мотор ягулыгын куллану нигезләрен өйрәнәчәкләр, яңа агротехнологияләр, органик продукция җитештерү һәм авыл туризмын үстерү шартлары белән танышачаклар.
Тыңлаучыларны 2022 елның 15 августыннан 5 сентябренә кадәр сайлап алу планлаштырыла. Конкурста авылда авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнергә җыенучы физик затлар да, яңа эш башлаучы яисә эшләүче фермерлар да катнаша ала.
Документларны тапшыру һәм тутыру мәсьәләләре буенча сез Лениногорск районының икътисад бүлегенә 5-19-26 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Согласие на обработку персональных данных>>