Лениногорскилылар ясалма интеллект өлкәсендә өстәмә һөнәри белем ала алалар

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сезгә «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Ясалма интеллект» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Университет 2035» АКБОның (алга таба – университет 2035) гражданнарның ясалма интеллект өлкәсендә һәм чиктәш өлкәләрдә өстәмә һөнәри белем алуын тәэмин итү буенча чаралар үткәрүе турында хәбәр итә.

2022 елда проект программалары буенча 2375 кеше белем ала. Уку 2022 елның 1 сентябренә планлаштырылган һәм дистанцион форматта түбәндәге белгечлекләр буенча узачак: мәгълүмат аналитигы, мәгълүматлар инженеры, техник аналитигы, мәгълүматлар архитекторы, ясалма интеллект өлкәсендә архитектор.

Проектта катнашу өчен гаризалар кабул итү проект операторы сайтында тормышка ашырыла:https://ai.2035.university/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International