8 августта Шәһәр микрорайоннарында ишегалды бәйрәмнәре старт алды, алар 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәмнәр инде җиде ТОСта узды.
Шәһәр халкы идарәче компанияләр җитәкчеләре, шәһәр хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре белән очраша, администрация вәкилләре белән аралаша һәм аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә ала.
Шулай ук бәйрәмнәр программасында концерт-күңел ачу программасы, конкурслар да бар. Иң активлар бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнә. Балалар өчен аниматорлар, уен комплекслары эшли, тәм-томнар сатыла.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәмнәрдә шәхсән үзе катнаша, бу бит микрорайон халкы белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге.
Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә, барлык халыкны бүген Вахитов урамы буенча урнашкан Скейт-паркка чакырабыз.