"Бәкер" шифаханәсенә килгән кунаклар юллама бәясенең 20% ын, 20 000 сумга кадәр, кире кайтара алачаклар. Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) мәгълүматлары буенча, программа 2022 елның 1 октябреннән 25 декабренә кадәр заездларга кабул ителәчәк. Путевка өчен 25 августтан 10 сентябрьгә кадәр сайтта: www.bakirovo.com түләргә мөмкин булачак.
Катнашу шартлары элеккегечә үк булачак: килү өч тәүлектән дә ким булмаска тиеш; Мир картасы белән түләү. Кэшбэкны кире кайтару 5 көн дәвамында башкарыла.
"Бәкер" шифаханәсенә рәхим итегез!