Ветеранны юбилее белән котладылар!

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Хезмәт ветераны Лучина Наталья Михайловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ире белән бергә ул безнең шәһәргә 1956 елда күченеп килгән,  СМУ-61гә эшкә кергән һәм пенсиягә кадәр шунда эшләгән.

Шәһәрнең күпчелек торак йортлары аның катнашында төзелгән. Бригадалары белән бергә алар ВДНХ һәм Съездлар сараен төзүдә дә катнашканнар.

Хезмәт сөючәнлеге әти-әнисеннән килә. Әтисе сугышта һәлак булган. Өйдә эш күп, даими җәмәгать эшләренә дә  җәлеп итәләр.

Наталья Михайловна бүген дә якыннарының кайгыртучанлыгы һәм игътибарын тоеп яши, хезмәттәшләре-ветераннар белән аралашуын дәвам итә.

Юбилей көнендә шәһәр җитәкчелеге исеменнән ветеранны шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Ул юбилярга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде һәм бүләк, шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International