Лениногорск районында Тукмак авылының 100 еллыгына багышланган бәйрәм узды

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Бу уңайдан торак пунктта авыл халкы, әлеге авылдан чыккан кешеләр һәм күп санлы кунаклар катнашында чара узды.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык җыелучыларны  бәйрәм белән котлады. Ул Керкәле авыл җирлеген торгызуга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен һәм Тукмак авылына нигез салынуга 100 ел тулу уңаеннан Әгъдас Могыйновка Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук тантаналы шартларда активистларга Мактау грамоталары тапшырылды.

Чара котлауларга һәм бүләкләргә бай булды. Бәйрәм кунакларын Керкәле авыл җирлеге башлыгы Ленар Бигманов котлады. Әлеге авылда туган Әнәс Вәлиев әлеге  бәйрәмнең барыбыз өчен дә зур вакыйга булуын билгеләп үтте. Хатирәләре белән уртаклашты.

Авыл юбилее уңаеннан район үзешчәннәре катнашында бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәмдә шулай ук татар эстрадасы артисты Искәндәр Биктаһиров та чыгыш ясады.

Лениногорск туган якны өйрәнү музее күчмә этнографик күргәзмә оештырды. Бәйрәм кунаклары элекке татар йорты, көнкүреш, милли кием-салым әйберләре белән таныштылар.

Чара ахырында Тукмак авылына 100 ел тулу уңаеннан истәлек ташы ачу тантанасы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International