Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен үткәрде

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов  оешма, предприятие җитәкчеләре, бүлек башлыклары  белән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе үткәрде.

Беренче мәсьәлә буенча полиция башлыгы урынбасары Андрей Иваньчин чыгыш ясады.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбаховка районда көзге чакырылыш кампаниясен оештыру буенча бурычлар куйды.

«ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск районы буенча идарәсе» ДУ башлыгы Сергей Мостов узган атнадагы хәл турында хәбәр итте.

«Лениногорск үзәк район хастаханәсе»  баш табибы Рим Амеров  кабат вакцинацияләү кирәклеге турында  билгеләп үтте. Хәзерге вакытта прививкалар ясау кабинетларында кирәкле санда вакцина бар, диде ул.

Лениногорск районы Башлыгы  СПЭК комиссиясе утырышын үткәрергә кушты. Рәгать Хөсәенов, республикада COVID авырулар саны артуын исәпкә алып, хезмәт коллективларында, оешмаларда һәм барлык милек рәвешләрендәге учреждениеләрдә битлек режимын кертергә тәкъдим итте.

Шулай ук  шәһәр һәм районның хезмәт күрсәтүче оешмаларына территорияләрне җыештыру,  буяу, агач, куаклар һәм үсентеләрне карау, тротуарларны һәм җәяүлеләр юлларын җыештыру, шулай ук паркларда һәм скверларда кирәкле эшләрне дәвам итәргә кушты.

Ишегалды бәйрәмнәрен, шулай ук 18 август - Шәһәр көне, 30 август - Республика көне һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә бәйрәм чараларына әзерлекне лаеклы дәрәҗәдә дәвам итәргә кирәк, дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International