12 август көнне Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында Бөтендөнья яшьләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәм кунаклары "Нефть тарихы" дигән кызыклы квестта катнаша алдылар, анда аларга "нефть" салынган шешәләрне эзләп табарга һәм командаларына балл китерергә кирәк иде.
Шулай ук катнашучылар "Викторина" мәйданчыгында бик теләп сорауларга җавап бирделәр.