«Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары «Мин спортны сайлыйм» яшьләр акциясенә кушылдылар

2022 елның 12 августы, җомга

Физкультурачылар көне алдыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары «Мин спортны сайлыйм»дигән яшьләр акциясенә кушылдылар. Акциянең максаты-балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча волонтерлык хәрәкәтен үстерү.

Балалар бик теләп, зарядка ясап, вакытларын үткәрделәр. Ә аннары «Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге территориясендә урнаштырылган төрле тренажерларда шөгыльләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International