«Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы – 2022» дип аталган бөтенроссия конкурсы башланды

2022 елның 12 августы, җомга
«Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы – 2022» Бөтенроссия конкурсына старт бирелде. Татарстан өчен әлеге конкурс аерым әһәмияткә ия: ул Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясенең 30 еллыгында уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлы матбугат хезмәте. 

«Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» конкурсы РФ Хөкүмәте тарафыннан 2000 елдан башлап ел саен үткәрелә.

Хезмәт базарын үстерү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү, хезмәткәрләргә үз эшчәнлеге барышында сәламәтлекне саклау, социаль партнерлык принципларын тарату һәм кече эшмәкәрлекне үстерү, инвалидларның мәшгульлегенә ярдәм итү – болар барысы да бүген дәүләтнең социаль сәясәтенең өстенлекле бурычлары булып тора.

Быел конкурс 15 номинация буенча үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен актив корпоратив сәясәт, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклау, социаль партнерлыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм башка социаль мәсьәләләр буенча казанышлар күрсәтергә әзер булган оешмалар чакырыла.

Конкурста катнашу шартлары һәм аны уздыру тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/vserossiyskiy-konkurs-rossiyskaya-organizatsiya-6152829.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International