Агымдагы елның 7 аенда шәһәр һәм районда исерек хәлдә рульгә утырган, я медицина тикшерүе узудан баш тарткан 172 машина йөртүче тоткарланган.
"Исерек" килеш рульгә утырга өчен 30000 сум күләмендә административ штраф һәм 1,5-2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, ә кабат идарә иткәндә җинаять җаваплылыгы каралган.
Лениногорск шәһәре һәм районы дәүләт автоинспекциясе шәһәр халкына һәм кунакларына юллардагы куркынычсызлык проблемасына битараф калмауларын, полициягә юлда үзләрен дөрес тотмаган, исерек хәлдә руль артына утырган шоферлар турында хәбәр итүне сорап мөрәҗәгать итә. Транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итү фактлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары турында 02 яки 2-72-20 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.