Агымдагы елның җиде аенда «Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенә 1320 кеше эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 507се эш белән тәэмин ителмәгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән 621 кеше эш тапкан.
Һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алуга 49 эшсез граждан җибәрелгән.
Дәүләт хезмәтләре күрсәтелде:
һөнәри юнәлеш бирү - 1876 кеше, шуларның 1171 е-мәктәп укучылары;
психологик ярдәм күрсәтү буенча-94 эшсез граждан;
социаль адаптация - 96 эшсез граждан.
Катнашты:
- җәмәгать эшләрендә – 80 эшсез граждан;
Эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру өчен 6 эшсез граждан 145 100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәм алды.
6 вакантлы эш урыннары һәм вазыйфалар ярминкәсе үткәрелде. 1 нче августка булган мәгълүматларга караганда, 124 эшсез исәптә тора.