Куйбышев урамындагы 44-46 нчы йортта Ишегалды бәйрәме узды. 10 нчы ТОС «Арго»ҖЧҖ белән берлектә микрорайонда яшәүчеләр өчен күңелле һәм кызыклы чара оештырды.
Бәйрәмгә бөтен микрорайон халкы килде. Җыелганнарга сәламләү сүзе белән шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова мөрәҗәгать итте. Ул аларны бәйрәм белән котлады, яхшы кәеф теләде. Тантаналы шартларда микрорайонда яшәүче Андрей Ушенинга район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Якынлашып килүче яңа уку елы алдыннан һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында микрорайонның булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләре тапшырылды.
Микрорайонда матурлыкка һәм чисталыкка битараф булмаган актив кешеләр яши, алар үз ишегалларын чәчәкләргә күмелеп утырга итеп күрергә телиләр. Аларга "Арго" ҖЧҖ хезмәт күрсәтү оешмасы директоры Рамил Әсәдуллин бүләкләр тапшырды.
Балалар батутта сикерде, тәм-том белән сыйланды, шулай ук конкурсларда һәм спорт ярышларында катнаштылар.
Артистлар Рамил Габитов, Владимир Скрипаль, Елизавета Воронова һәм «Астра»хореография ансамбле барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф бүләк итте.
Бәйрәмдә шәһәрнең коммуналь һәм социаль хезмәтләре вәкилләре катнашты. Теркәлү өстәле эшләде, анда теләүчеләр үзләренең гозерләрен һәм теләкләрен калдыра алдылар.
Бүген, 11 августта, ишегалды бәйрәме Широкая урамы, 15 адресы буенча узачак. Барлык теләүчеләрне бәйрәмгә чакырабыз!